УЧАСТНИКИ ВОВ
Камалов Салих Камалович
(1901 - 30.4.1982)
Гражданнар сугышында катнаша (1919-1923), Бөек Ватан сугышына 10.3.1942 моб-нә. 1 нче Украина фронтында 32 танк бригадасы составында сапер булып хезмәт итә. 16.6.1946 - дем-нә.
Салих бабай турында булачак 4 нче китапка - колхоз тарихында тулырак сөйләнер, ә хәзергә кыскача белешмә генә бирәбез.
Әтисе - Хәмәткамал (1868-1944) Хәмәтгали (1830-1909) Габделхәким Сәгыйть Әхмәт
Үз әнисе - Галимова Сәмига Габдрахман кызы (7.8.1876-25.8.1954), тумышы белән Яңа Ибрайдан.
Хәмәткамал һәм Сәмига балалары: Камалов Салих (1901-1982), Галиев Габделхак (1910-1943), Камалова Җүвәйрә (Зоя) (1911-2002, Минзәләдә җирләнде); Нәкыя Галимова (1913-1997), Хайдел әнисе.
Хәмәткамалның 1 нче хатыны Фәхриҗамал (1868 - ?) тумышы белән Акъярдан.
Уртак балалары (Салихның бертуганнары): Рабига (1885-1954), Казанда җирләнә, Закиров Нәҗип хатыны; Сәмига (1890-1949), Закиров Гариф хатыны; Камалов Мирхәйдәр (14.3.1891-5.7.1953), Зирекледә җирләнәләр.
Салих бабай авылда һәм тирә-якта билгеле, күренекле балта остасы, өй бураучы һәм өй эшләүче, мәчет манаралары, фермалар, күперләр, Зирекле больницасын төзүче, тәрәзә рамнары, өлгеләре, өстәл-урындык, карават, шкаф ясаучы, пыяла кисүче һәм куючы, Почетлы колхозчы, “Кичуй” колхозының Мактау Китабына, Чистай шәһәр Почет тактасына кертелгән мөхтәрәм кешесе иде.
Хатыны - Гадилә Нурулла Мөхәммәтҗан улы Гомәров һәм Галия Шәмсетдин кызы (24.12.1902-11.6.1988)
Балалары: Камил (1925-18.5.2001), Зәйнәп Насыйбуллина (1933), Ханиф (1936), Габделсамат (1940) - Әлмәттә яшиләр.