УЧАСТНИКИ ВОВ
Сибгатуллин Фәйзулла Сибгатуллович
(6.11.1896 - 16.3.1968)
Гражданнар сугышында катнаша, Бөек Ватан сугышына 19.12.1941 моб-нә, 1946 да дем-нә.
Германияне җиңгәч, Японнарга каршы сугышка эләгә, повар була. Монголиядә 1917 елгы революция вакытында Россиядән киткән татар кешесе белән очраша. Ике тапкыр күңелләре булганчы сөйләшәләр. Теге кеше кибет тә тоткан, Фәйзулла бабайга фуфайка һәм башка киемнәр бүләк иткән.
Сугыштан кайткач, бригадада (аны Галимов Зәкәрия җитәкләгән) тубал белән чәчү чәчкән, колхозда эшләгән, Бакиров Нургата һәм Галәветдинов Хәнәфия бабайлар белән авылда , колхозда һәм читкә чыгып та кул пычкысы белән такта ярган.
Улы Минзакир 1952 елда тракторда эшли башлагач, актив эшчәнлеген туктаткан.
Әтисе - Сибгатуллин Хикмәтулла
Әнисе - Саибә Мөхетдин кызы
Бертуганнары: Фәһимә (Әдәмсәгә кияүгә чыккан), Сәлахов Шарапның (“Мачы Шарабы”) 1 нче хатыны - Сәмига (1892-1910).
Хатыны - Бәдигъҗамал (23.11.1896 - 1971), Галиулла Гайнулла һәм Шәрифә Хөсәен кызы
Бәдигъҗамал бертуганы - Гыйльмиҗамал (24.7.1899 - ?), “Тачкай Зыятдин”ы хатыны.
Балалары: Миңнеруй (1920-1983), Минзакир (1929), Миншакир (Заһир) (1939-1994), Мәрьям (1934-1937), Сания (1935-1940).