УЧАСТНИКИ ВОВ
Закиров Гариф уллары
Харис (1914 – хәбәрсез югала)
Әхәт (1922 – июнь, 1943, хәбәрсез югала)
Әтиләре – Закиров Гариф Закирович (1887 – 1959)
Әниләре – Сәмига Камал кызы (1899 – 1949)
Бертуганнары: Зәмзәмия Йосыпова (Ташкентта, 1925), Мифтахова Фәния (1931, Лениногорскида), Гөлсирин Якупова (1936, Сарабикколда), Гөлшат Миляева (1938, Новосибирскта), Раушания Мостафина (1942, Сарабикколда), Раушания (1.7.1940 – 8.5.1941), Альтав (15.9.1928 – 23.8.1936).
Закиров Харис – Хәтер китабында юк. Сугышка Сәмарканд шәһ. алына.
Похоронкасында (Яңа Чишмә РВК архивында) – хәбәрсез югала диелә, датасы күрсәтелмәгән.
Закиров Әхәт – Хәтер китабында, 18 т, 267 б. кр-ц, башка мәгълъмат юк. Хезмәткә 23.9.1940 Чистай РВК ан алына.
Похоронкасында – 1943 июнендә хәбәрсез югала диелә.
Нигезләрендә Нуруллин Тәлгать яшәде. Бүген Зәйнуллин Рөстәм Рәфгат улы өй кора.
Әнинең туган елын 1900 дип йөрсәк тә, “Зиреклем зирекләре” китабындагы метрика мәгълүматы буенча 1899 елгы икән. 1949 елда вафат булды.
Харис абый әтинең беренче хатыны улы. Ул - Гарифуллин Әсәдулла бабайның сеңлесе Зәйтүнә, баладан үлә. Әти икенче хатынга өйләнә. Гаиләдә 9 бала үсә: Әхәт (1922), Самат (1927), Альтав (1929), Марат (1933) абыйлар.
Самат абый Закиров Нәҗип абыйлар белән Үзбәкстанга китә, ләкин авырап, Наманган шәһәрендә вафат була. Альтав, Марат абыйлар да, Раушания исемле кызыбыз да яшьли үләләр.
Бүгенге көндә 5 кыз (Зәмзәмия, Фәния, Гөлсирин, Гөлшат, Раушания) исән-сау яшәп ятабыз.
Безнең гаилә музыкаль гаилә дә булган дисәм, ялгышмам. Әхәт абый, Җүвәйрә апа, Зәмзәмия апа мандолинода уйнап, матур җырлыйлар иде.
Әтинең дә тавышы матур булды. Яшь чакларында җырлар өчен туйларга да еш чакырганнар. Кыңгыраулы атларда туйлар төшә иде.
Соңыннан ул кыңгыраулар эзсез югалды шул.
Исәнлектә туган авылда күрешергә язсын. Сәлам белән Гөлсирин Закирова (Якупова).
Сарабиккол авылы, 13 март, 2010 ел.