УЧАСТНИКИ ВОВ
Зиннуров Миншакир Идрисович, (1918 - ?)
Зиннуров Минзакир Идрисович, (1921 - ?)
Зиннуров Гомәр Идрисович, (1927 - ?)
Бернинди исемлеккә дә кертелмәгәннәр, чөнки гаилә колхозлашу чорында таланган, авылдан куылган. Халык хәтере һәм Магнитогорск шәһәрендә яшәүче бертуган сеңелләре Мәрьям апа (хәзер Ибраһимова, 1929 е.т.) сөйләве буенча сугышта һәлак булганнар исемлегенә кертелделәр.
Мәрьям Идрисовна белән ул Зиреклегә кайткач, Вафина Факия апаларда очраштык һәм 2006 елның 21 нче маенда сөйләгәннәрен язып алдым.
Әтиләре – Зиннуров Идрис Зиннур улы (1898 – 1945)
Әниләре – Сафина Хәнифә Нәбиулла кызы (1897 – 1983). Улы Госманда, Әлмәттә яши һәм шунда җирләнә.
Бертуганнары: Госман (1933 – 2002), Әлмәттә җирләнә, Мәдинә, Зөләйха, Ркия (1939 е.т.) – Чистайда җирләнә. Рауза (1941 е.т.) – Чиләбедә яши.
Миншакирның, Минзакирның, Гомәрнең гаиләләре булмый. Минзакир Чистай ФАШ ында укый. Гомәр – очучы була.