УЧАСТНИКИ ВОВ
Мохлисуллин Шәйдулла (Шәһидулла) Мохлисуллович
(3.5.1907 - февраль, 1942)
Моб.: 14.7.1941. Хәтер китабында бар, т 18, 322 б., кр-ц, 683 (583) сп, п/п 196, 1942 елның февралендә Калуга өлкәсендә һәлак була.
М.Черепанов исемлегендә: соңгы адресы п/п 196, 583 сп, подразделение 24/1, оп. 977520.
Әтисе - Мохлисулла Хөснетдин (22.06.1871 - ?)
Әнисе - Мәгүзә (Мәүгыйзә) Минһаҗетдин кызы (1882 - 31.10.1940)
Хатыны - Мөгаллимә Газыйм кызы (1913 - 27.6.1995)
Балалары: Исламия Вафина (1935 - 23.9.2006), Илһамия Мингатина (1937), Салисә (1941), Нәкыя (1939-1.6.1948)
Шәйдулла Мохлисовичның бертуганнары: Мәгъзүрә (1902 - 1975, Баимбетова Наҗия әнисе); Насыйбулла (18 яшьтә үлә).
Нигезләре: Яруллин Гыйбадулла белән Нуруллин Рәшитләр арасындагы буш өй. Гаилә бу урынга 1925 елда килеп утыра. Ә Шәйдулла абый бүгенге көндә Фәхретдинов Минсалих кирпечтән өй салган нигездә туа. Ул өйне Зиннур бай улы Идрис салдыра. Яңа нигездәге өйләрен Димкай (Динмөхәммәт) бабай төзегән була. Аны сатып алалар. Сугышка кадәр хуҗалык һәм аның сул күршесендәге Газыймов Гарифның каралты-куралары янгач, яңадан төзиләр.
Мохлисулла бабай да (1871 е.т.) Нури бабай, Мөбәрәкшин Габдрахим хатыны Фатыйма Дәүләтша кызы (1905-1989) әнисе Сәрвәрия белән бертуган.
(Кызы Исламиянең 27.06.1996 сөйләгәннәреннән).