УЧАСТНИКИ ВОВ
Сабиров Хәбир Сабирович
(1896 - ?)
Сугышка Ленинградтан моб-нә, чөнки гаиләсе дә шунда яши.
Татарстан Хәтер китабында да, М.Черепанов исемлегендә юк. Санкт-Петербургның Хәтер китабына кертелүе мөмкин.
Халык телендә “Кое казучы Хәбир”.
Пазьмалары - Сафина Һилалия апаларның мунчалары янындагы (Авыл кизләвенә таба) булган буш урын.
Хәбир бабай 1930 нчы елларда гаиләсе белән вербовка буенча Ленинградка китә. Хатыны Хупҗамал (1903 е.т.) Баһаветдин Әхмәдшаһ кызы (“Кагау Галәве” белән бертуган).
Балалары: Җәмһүрия, Тәнзилә, Фәйзрахман (1936). Ленинградта Хәбибрахман һәм бер кызлары туа. Алар яшьли вафат булалар.
Сугыш башлангач, Хупҗамал әби балалары белән Перьмгә эвакуацияләнә, сугыш басылгач, кабат Ленинградка кайталар һәм шунда гомер итәләр.
Хәбир үзе Идиятуллина Суфия (1885-1963), Лотфуллина Мәүҗүдә (1896-1960) белән бертуган.
Суфия әбинең кызы Кадыйрова Мәрьям Нәбиулла кызы (1915-2002) сөйләвенчә, Сабир әтисе Габделхәким, аның әтисе - Байтимер. Халык телендәге Тәни бабай белән (чын исеме Зәйнетдин) Байтимер бертуганнар.
Төп нигезләрендә Шәрипова Рәисә Гаяз кызы яши.
Байтимер һәм Зәйнетдин бабайлар заманына күрә күп терлек асраганнар. Авыл халкын чукындырырга килгән кешеләрне дә алар мал-туар, байлык төяп кыркапкада каршы алганнар һәм миссионерларны Петропавловск авылына борып җибәрә алганнар. Авыл шулай чукындырылудан котылып калган. (Мәрьям ападан 9.7.1994 язып алдым).