Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > УЧАСТНИКИ ВОВ

УЧАСТНИКИ ВОВ

Фәрхетдинов Фәсхи (етдин) Хантимерович

(1903 - сентябрь, 1941)

Сугышка кадәр Чирмешән районының Әмир авылында яши һәм Чирмешән РВК ан алына.

Хәтер китабында бар, т 18, 375 б., политрук, 25 зсп. Тик фамилиясе ФӘХРЕТДИНОВ дип ялгыш язылган.

Похоронкасында: 1941 елның сентябрендә хәбәрсез югала. Башка мәгълүмат юк.

Хатыны - Мәрьям Әхмәдҗан Мөхәммәдзариф кызы (21.9.1914 - 2002, халык телендә “Чыпчык Мәрьямы”).

Балалары: Марс һәм Гермос - игезәкләр. Марс (7.7.1936 - 2009). Сарман районында җирләнде. Гермос 6 айлык булгач үлә (21.12.1936).

Нигезләрендә Сөләйманов Равил гаиләсе яши. Сугышка кадәр 1936 нчы елларда Фәсхи Зирекле МТС ы директорының политбүлек буенча урынбасары булып эшли.

Күрәсең, соңыннан Чирмешән районына күчерелгән. Мәрьям апа Хәмәтҗанова фамилиясендә йөрде, олыгайгач кына улы Марс янына китте һәм анда җирләнде.

Сугышта катнашучылар
Опубликовано 6 December, 2019 - 13:51 пользователем Лотфуллина

Source URL (modified on 06/12/2019 - 13:51):https://tatfrontu.ru/tt/person/uchastniki-vov-80