Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВАГЫЙЗОВ ХАН ВАГЫЙЗ УЛЫ

ВАГЫЙЗОВ ХАН ВАГЫЙЗ УЛЫ

Район: 
Сармановский

 

1921 елның 22 июлендә Иске Әхмәт авылында туган. Шунда ук 4 класс белем ала. Каташ Каранда 7 сыйныфны тәмамлый.

1941 елның апрелендә армиягә алалар һәм Украинага җибәрәләр.Яшь сугышчы курсын үтүгә, станковый пулеметка  (Максимка) беренче номерлы пулеметчы итеп билгелиләр.

Сугышка Львов шәһәре тирәсендә керә.Бик күп югалтулар белән Киевка килеп җиткәндә полктан бары 150 генә кеше калган була.

Сталинград юнәлешендәге сугышларда тез астына мина ярчыгы кереп яралана, Саратов госпиталендә 8 ай дәваланганнан соң 1 группа инвалидлык биреп кайтарып җибәрәләр. “Георгий Жуков” медале, Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

 

Фронтовиклар
Опубликовано 20 May, 2015 - 13:21 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 20/05/2015 - 13:21):https://tatfrontu.ru/tt/person/vagyyzov-han-vagyyz-uly