ВӘЛИЕВ ФӘЙЗЕРАХМАН САЛИХ УЛЫ
Вәлиев Фәйзерахман Салих улы
Вәлиев Фәйзерахман Салих улы 1919 елның 1 августында Зәй районының Түбән Биш авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, ул Минзәлә педагогия училищесында укый, укытучы белгечлеге ала.
1942 елның августыннан Фәйзерахман Салих улы 41 нче укчы дивизиясенең 126 нчы гвардия полкында взвод командиры була, дошманны куа-куа Венгрия, Чехословакия һәм Австриягә барып җитә. 1943 елның 13 февралендә Славянск шәһәре янында барган каты сугышларда авыр яраланып, Ворошиловград өлкәсенең Сватово шәһәрендә госпитальдә дәвалана. 1946 елда, армия хезмәтеннән азат булгач, Фәйзерахман Салих улы Урта Азия якларында укытучы булып эшли. Аннан туган якларга кайтып, ул башта Алабуга укытучылар институтында,аннан педагогия институтында белем ала. Күп еллар Алабуга педагогия институтында укытучы булып эшли. Озак авырулардан соң, 1993 елның 30 августында Фәйзерахман Салих улы вафат була. Фәйзерахман аганың якты образы аның укучылары күңелендә бүген дә саклана.
Материал “Халык хәтерендә мәңгегә”китабы буенча әзерләнде. Автор- составитель Д.Каюмова.