Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВӘЛИЕВ ВӘЛИ ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

ВӘЛИЕВ ВӘЛИ ӘХМӘТВӘЛИ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

ВӘЛИЕВ Вәли Әхмәтвәли улы 1924 елның 9 декаберендә Әлки районы Карга авылында туган.Бөек Ватан сугышы башлангач,аны авылдашлары белән Казанга ФЗОга укырга җибәрәләр.Вәли Әхмәтвәли улы анда балта остасы һөнәрен үзләштерә.Алар Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән хәрби заводларны торгызуда зур өлеш кертәләр.

1942 елның 21 августында Вәли Вәлиевны Әлки районы хәрби комиссариатына чакырталар һәм Горький шәһәренә озаталар.Анда ул махсус комисия үткәннән соң “Катюша”да наводчиклыкка өйрәнә.1943 елда  Ростов на Дону шәһәренә 248 нче гвардия миномет полкына наводчик итеп җибәрелә.

Новошахтинск,Донеск шәһәрләре өчен барган каты бәрешләрдә катнаша.

1944 елда Венгрея башкаласын,1945 елда Словакия шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша.

Машина йөртүчеләр курслары узып,хәрби шофер таныклыгы ала,хәрби машиналарда снарядлар ташый.

Җиңү көнен Австралиядә каршылый.

                                            Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

Фронтовиклар
Опубликовано 9 March, 2017 - 09:25 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 09/03/2017 - 16:21):https://tatfrontu.ru/tt/person/vliev-vli-hmtvli-uly