Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ВӘЛИУЛЛИН КОТДУС ВӘЛИУЛЛА УЛЫ

ВӘЛИУЛЛИН КОТДУС ВӘЛИУЛЛА УЛЫ

Район: 
Сармановский

Тыл һәм Хезмәт ветераны Вәлиуллин Котдус Вәлиулла улы, 1907 елның 22 сентябрендә хәзерге Сарман районы Анак авылында туган. Мәктәптә җиде класс белем алгач, механизаторлар курсын тәмамлап тракторчы һөнәрен үзләштерә. Карамалы , Иске Кәшер авылларында МТС та тракторчылар бригадиры булып, озак еллар эшли. Техниканы яхшы белгәнгә, оештыру сәләте көчле булганга ,аны бронь белән сугышка җибәрмиләр. Совет дәүләте һәм җәмгыяте алдында зур хезмәт казанышлары өчен,1954 елның 22 июлендә Котдус Вәлиулла улын , Хезмәт Кызыл Байрагы Ордены белән бүләклиләр. Шулай ук ул “Фидакарь хезмәте өчен” һәм бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә. Котдус гаиләдә дә үрнәк ир була. Үз авылы кызы Загирова Оркыя белән тормыш коралар, биш баланы үстереп олы тормыш юлына озаталар. Балаларының барысы да тормышта үз юлларын табалар. Ул 1995 елның 27 апрелендә вафат булган, Анак авылында җирләнгән.

Фронтовиклар
Опубликовано 14 May, 2020 - 20:26 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 14/05/2020 - 20:26):https://tatfrontu.ru/tt/person/vliullin-kotdus-vliulla-uly