ЯРУЛЛИН ХӘСӘН ЯРУЛЛА УЛЫ
Яруллин Хәсән Ярулла улы
Яруллин Хәсән Ярулла улы 1908 елның 25 маенда Күлле Кимедә 7 сыйныф укыганнан соң, 1926 елда дүрт айлык укытучылар әзерли торган курсны тәмамлый, укытучы булып эшли башлый. 1930 елда Казанда педагогия институтына укырга керә, аны 1933 елда тәмамлый. Институттан Алабуга педагогия училищесына физика-математика укытучысы итеп җибәрелә.
1941 елда ноябрь аенда укытучы Хәсән Яруллин солдат шинеле кия. 1943 елның дәһшәтле Курск дугасы сугышлары, Орел өлкәсенең Суворов авылы өчен барган каты сугышта ул авыр яраланып, бер елга якын госпитальдә дәвалана.
Сугыштан соң Хәсән Яруллин озак еллар культура-агарту училищесында укыта.
Хәсән Яруллин 1981 елның 11 июнендә вафат була.
Мәдәният училищесын элеккерәк елларда тәмамлаучылар аның якты образын истә тоталар.
Материал автор Д. Каюмованың “Халык хәтерендә мәңгегә” китабы буенча әзерләнде.