ЮГАРЫ ӨСКЕБАШ ФРОНТОВИКЛАРЫ
Бу фотода Кукмара районы Югары – Өскебаш авылы егетләре. Фотография сугышка кадәр Тәкәнешкә военкоматка баргач төшерелгән, 1932-34 еллар тирәсе. Фотодагы кешеләрнең йөзләренә карап 25-27 яшьләр бирергә була. Беренче рәт сул як пәлтә кигәне Габдрахманов Габделкаюм (02.08.1909). Оныгы Роза Әсән – Елга авылында яши. Шарафетдинов Гильметдин (10.04.1909) сугыштан сон Тәкәнештә яшәгән. Закиров Габделхай (19.01.1909) сугыштан кайтмаган, 1942 елның мартында хәбәрсез югалган. Малае Васил авылда яши. Оныклары Кукмарада яшиләр (Хаевлар).
Икенче рәт. Гараев Махмут (20.05.1909) сугыштан кайткан. Хәзерге вакытта авылда гаиләсе белән оныгы Ирек яши. Гараев Мулланур (1907?) фотосын, йөзен зурайтканда, бозганнар. Сугыштан кайтмаган. Оныгы Илшат Нократ Аланында яши. Хазиахметов Исмәгыйл (29.09.1909) сугыштан соң мәктәптә завхоз булып эшләгән. Оныгы Рамил авылда яши. Хазиахметов Исхак гаиләсе белән сугыштан соң өйләрен сатып читкә киткән. Бу фотодагы Гыйльметдиннең бертуган абыйсы. Шарапов Фәсхетдин (1907?) сугыштан кайтмаган. Исмагилов Каюм (Атауда яшәгән, сугыштан кайтмаган).
Фотоны һәм информацияне музейга 2021 елның 5 апрелендә Хаев Илнур Васил улы тапшырды.