Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ЗАГИДУЛЛИН ФАХРУТДИН ГИЛЬМУТДИНОВИЧ

ЗАГИДУЛЛИН ФАХРУТДИН ГИЛЬМУТДИНОВИЧ

Район: 
Кукморский

ЗАҺИДУЛЛИН Фәхретдин Гыйльметдин улы (1911, Казан губернасы, Мамадыш өязе Байлангар авылы - 16.3.1998, Кемерово шәһәре), Советлар Союзы Герое (21.7.1944), сержант. 1933-41 елларда Кемерово шәһәрендә завод азык-төлек базасының тәэминат хезмәте башлыгы. 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 913 нче сапёрлар батальоны отделениесе командиры (7 нче армиянең 4 нче укчы корпусы). Карелия фронты гаскәрләре составында Свирь елгасы (Ленинград өлкәсе) буенда барган оборона сугышларында, Свирь-Петрозаводск һөҗүм операциясендә (1944), Ленинград блокадасын өзүдә катнаша. 1944 нең 21 июнендә Свирь елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Кемерово шәһәренә кайта. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Кемерово шәһәрендә З. яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Героям Родины - слава! Петрозаводск. 1985.

В.А.Шагалов.

Герои Советского Союза
Фронтовиклар
Опубликовано 12 January, 2015 - 23:32 пользователем admin

Source URL (modified on 13/04/2017 - 15:43):https://tatfrontu.ru/tt/person/zagidullin-fahrutdin-gilmutdinovich