ЗАМАНОВ МИРГАЯЗ ЗАМАН УЛЫ
Миргаяз Заманов 1921 елда Актаныш районы Иске Кадермэт авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенэдэн ук белемгэ омтылучан була. Авылда белемле кешеләрнең берсе буларак, аны бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Эш башкарылган җир мәйданнарын исәпләү, хезмәт көне язу, табель тутыру кебек язу-сызу эшләре Миргаязга йөкләнә.Сәләтле егетне хуҗалык өчен кирәкле санап, авыл җитәкчелеге аңа белгечлек бирү хәстәренә керешә һәм хисапчылык һөнәрен үзләштерү өчен, Пучыдагы колхозара авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга җибәрә. Укуны төгәлләгәч аны Иске Кадермәт авылындагы Молотов исемен йөртүче хуҗалыкка баш хисапчы итеп билгелиләр. Бу хезмәтне ул 1940 елның көзенә кадәр дәвам итә...
Шушы елның көзендә 1915 елдан алып, 1921 ел арасында туган егетләрне армия хезмәтенә чакыру хәрәкәте башланып китә. “Бу соңгы чакырылыш булачак”, - дигән хәбәр дә таралып өлгерә. Армиядә хезмәт итү абруй, югары дәрәҗәдә саналганлыктан, авыл егетләре, бернигә карамыйча, хәрби бурычны үтүгә атлыгып торалар. Әлбәттә инде, андыйлар арасында Миргаяз Заманов та була. Үзенә аталган шәхси чакыруны көтеп тормастан, яшьтәшләренә ияреп, хәрби комиссариатка килә. Аның документлары белән танышканнан соң, призывникларны кабул итеп утыручы хезмәткәр аңа яше җитмәгәнлекне әйтә.
Шул сүз җитә кала. Яшьтәшләреннән аерылып калмас өчен, Миргаяз атка атланып кайтып, санаулы сәгатьләр эчендә Иске Кадермәт авыл Советыннан туган көнен җиденче сентябрьгә күчертеп, шуны раслаучы документ алып килә. Шушы мәлдән алып 7 нче сентябрь аның кануный туган көне булып китә.
Көзге чакырылышта китәргә тиешле егетләр саны Иске Кадермәт авыл Советы буенча 24 кешегә җыйналган була. Ни хикмәт: сентябрь ахырларында авылдан Миргаязның тиң бер үзенә чакыру килә. Калганнарның алыну вакыты язга күчерелә.
Калинин районыннан алар алты егет китеп баралар. Республика хәрби комиссариатына да кертеп тормыйлар егетләрне. Казан тимер юл станциясендә бер старшина каршы ала аларны һәм, икенче поездга утыртып, Урта Азия юнәлешендә алып та китә. Замановлар командасын Төркмәнестанның Иран-Әфганстан чигендәге әле яңа гына төзелгән заставага китереп урнаштыралар.
“Сугышчан һәм сәяси әзерлеккә заставада таләп нык иде, - ди Миргаяз ага, солдат тормышының беренче көннәрен искә төшереп. - Һәрбер дәрестә илгә куркыныч янавы кисәтелде, дошманны әзерлек белән каршы алырга һәм тиешле отпор бирергә кирәклеген аңлаттылар.” Сугыш башланачагын белеп торуга карамастан, СССР чикләре фашистларга тиешле отпор бирерлек дәрәҗәдә ныгытылмый шул.
Ике ай тирәсе чикне саклаганнан соң, Заманов хезмәт иткән 9 нчы застава солдатларын Ош шәһәренә алып килеп, яңабаштан киендерәләр дә Мәскәүгә озаталар.
Мәскәүгә кадәр туктаусыз 3 тәүлек җәяү баралар алар. Тәмам арыйлар, менә-менә егылам, дип аякларын көчкә сөйрәп атлап шәһәргә кереп барганда оркестр Салих Сәйдәшевнең “Кызыл армия маршы!”н уйнап җибәреп, солдатларга көч бирә.
Алар казармага таң алдыннан гына кереп урнаша. Тоташтан тәүлек ярым йоклыйлар. Аларны хәтта ашарга да уята алмыйлар. Берничә көннән Ногинск шәһәренә күчерәләр. Биредә стройда йөрергә өйрәнү буенча хәзерлек үткәрә башлыйлар. Бу күнегүне әллә кайчан үзләштергән солдатлар гаҗәпкә кала: кабаттан нәрсәгә кирәк булды икән бу гамәл? Тиздән аның сере ачыла... Солдатларны кире Мәскәүгә күчерәләр. 6 ноябрь көнне метрога алып төшеп, бөтенесен яңабаштан ыспай киемнәргә киендерәләр. Шунда гына аларның иртәгә Кызыл мәйданда хәрби парадта катнашачаклары мәгълүм була.
1941 елның 7 ноябре. Салкынча, матур иртә. Кар төшеп тора. Фашистлар борын төбендә булуга карамастан , Кызыл мәйданда бәйрәм рухы. Сафларга тезелгән гаскәрләр алдыннан маршал Селсен Буденный үтә. Ул, һәр колонна алдына туктап, солдатларны Октябрь революциясенең 24 еллык бәйрәме белән котлый. Сафларны йөреп чыкканнан соң, Иосиф Сталинга рапорт бирә.
Парад тудырган рухи күтәренкелек солдатларны аяусыз көрәшкә әйди. Мәскәү тирәсендә совет гаскәрләренең җиңүле һөҗүмнәре башланып китә.
Замановларның часте Ясная Полянаны азат итүдә катнаша. Аннан Орел юнәлешендә сугышлар алып бара. Бу бәрелешләр күп югалтулар китерә. Частьне тулыландырып аларны Төньяк Кавказ юнәлешенә җибәрәләр. Орджоникидзе шәһәре тирәсендәге бәрелешләр вакытында Миргаяз Заманов каты яралана, берничә ай буена госпитальдә дәвалана.
Каты бәрелешләрдән соң безне урман эчендә ялга туктаттылар,- дип искә ала Миргаяз ага. Үзебез яшеренерлек итеп чокырлар казып, агач ботаклары түшәп, йокларга яттык. Күпме черем иткәнбездер, безне тревога белән күтәрделәр. Әлеге урынны ашыгыч рәвештә калдырып китәргә боерык бирелде. Күп тә үтмәде, шул урынны фашист самолетлары бомбага тотты. Безнең анда туплануны кемдер дошманга ирештергән булган. Сугыш бетеп байтак еллар үткәч кенә безне коткаручы кешенең данлыклы разведчик Николай Кузнецов икәнлеген белдек.
Польшаны азат итү өчен барган сугышларда Миргаяз Заманов контузия ала. Атна-ун көн дәвалангач, кабат сафка баса. Җиңү көнен алар полкы Польшаның Краков шәһәрендә каршылый.
Фашистлар Германиясе капитуляция ясау белән генә Замановлар өчен сугыш төгәлләнми. Польшадан туры Литвага чыгаралар аларны. Совет гаскәрләренә каршы астыртын һөҗүм оештыручы төркемнәрне таркатуда катнашырга туры килә полк сугышчыларына. 1947 елның март ахырларында гына Миргаяз ага туган җиренә аяк басу бәхетенә ирешә...
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Миргаяз Заманов 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, Мәскәү оборонасы өчен”, “Кавказ оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә.