ЗӘЙНИЕВ ГАБДРАХМАН ГИМАЗЕТДИН УЛЫ
Бөек Ватан сугышы елларында илебез, халкыбыз куп югалтулар, хәсрәтләр, ачлык хәлләрен күп таптый. Мәктәп тарихында Бөек Ватан сугышы этабы-гыйбрәтле тарихи этап. Нинди генә авырлыклар килмәсен, сугыш елларында мәктәп үз эшен туктатмый, бөтен эшчәнлек бер максатка-җиңүгә юнәлдерелә.Бердәмлек, дуслык-тыл һәм фронтның какшамас ныклыгы-ахыр чиктә Бөек Җиңүгә алып килә.
Бу чор кешеләренең көчле рухы, сабырлыгы, түземлеге, патриотик хисләре безне-бүгенге буын балаларын гаҗәпләндерә дә, сокландыра да һәм уйланырга да мәҗбүр итә. Ә инде бу елларда балаларны хәреф танырга, укырга, язарга, тырыш, игелекле булырга өйрәткән укытучылар аеруча мактауга лаек. Шундыйлардан Сарман районы Морбаш авылында туып-үсеп, бөтен гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган Зәйниевлар гаиләсе.
Зәйниев Габдрахман Гимазетдин улы 1907 нче елның 10 нчы ноябрендә Сарман районы Морбаш авылында туа. 1927 нче елда туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. Тырышып укый, авыл мәктәбен тәмамлап чыгуга, белемен арттыру мөмкинлеге таба. Аннан сон белемен Бондюг шәһәрендәге химия техникумында дәвам итә. Техникумны 1934 нче елда тәмамлый.
1940 нчы елда партия сафларына керә.
Габдрахман Гимазетдин улы яшьлегендә үк үзендә белемгә омтылыш барлыгын ачык сизә һәм укытырга тели.
Хезмәт юлын 1934 нче елның 16 нчы октябреннән Морбаш җидееллык мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1938 нче елның 1 нче январеннан Татар Карамалысы җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшләвен дәвам итә, 20 нче августта Әтнә районы Югары Сәрде мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.
Илебезне фашист армиясе басып алгач Зәйниев Габдрахман Бөек Ватан сугышына китә. Сугышның беренче көннәреннән үк үзен оста укчы итеп күрсәтә. 1942 нче елның 5 нче маеннан 1943 нче елның 3мартына кадәр Көньяк флотның 125 нче укчы дивизиясен җитәкли. 1943нче елның октябреннән 1944 нче елның августына кадәр Хәрби диңгез флотының 63 нче укчы бригадасы командиры була. Зәйниевның батальоны һәрвакыт алгы сызыкта санала.
Финляндия, Германия гаскәрләренә каршы сугышларда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “За оборону Советского Заполярья», «За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» медальләре, Бөек Җиңүнең 20, 40 еллыгына юбилей медальләре, “70 лет Вооруженных сил СССР”, “50 лет пребывания в КПСС” билгеләре белән бүләкләнә.
Зәйниев Габдрахман фронтта да, укыту эшчәнлегендә дә һәрвакыт алгы сызыкта була.
1947 нче елның январеньда лейтенант дәрәҗәсендә армия сафларыннан туган авылына исән-имин әйләнеп кайткач хезмәт юлын мәгариф өлкәсендә дәвам итә.
Шул ук елның 1 нче февраленнән Морбаш жидееллык мәктәбендә эшли башлый. 1949 елның 14 нче августында Рантамак җидееллык мәктәбенә директор итеп күчерелә, ә инде 1951 нче елның 15нче февралендә Салкын Алан мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.1952 нче елның 15 нче августында хезмәт юлын Илексаз җидеелык мәктәбендә укыта. 1954 нче елдан 1967 нче елның 13 нче ноябренә кадәр Морбаш җидееллык мәктәбендә мәгариф өлкәсендәге хезмәтен дәвам итә. Балаларда гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына, милләтенә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләүдә күпкырлы тәрбия эшләре алып бара.Аның ялкынлы чыгышлары, гыйбрәтле истәлекләре яшәргә көч бирә. Ул укучыларның гына түгел, укытучыларның да чын остазы була.