Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Бөек Ватан сугышы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, күркәм традиция буенча, район башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли. Быел да әлеге традициягә тугры калып, 7 май көнне Энгель Нәвап улы 12 сугыш ветеранының да өйләрендә булды, аларны Җиңүнең 75 еллык юбилее белән тәбрикләде, хәл-әхвәлләрен белде, ил, республика җитәкчеләренең котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.
Яңа Богады авылында гомер итүче ветеран гаилә - тыл ветераны Әнисә Хафизова һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәимов та район башлыгын бәйрәмчә, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Котлау-күчтәнәчләргә рәхмәтләрен белдереп, ил-көннәрнең имин булуын теләделәр.
Әлеге гаилә үзенең каралты-курасының пөхтәлеге белән дә сокландырды. Тыйнак кына татар өенең һәр җирендә тәртип, ишегалды хәтфә чирәм.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_4YL_qANDZ/