Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, күркәм традиция буенча, район башлыгы Энгель Фәттахов районыбызда яшәүче сугыш ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли. Быел да әлеге традициягә тугры калып, 7 май көнне Энгель Нәвап улы 12 сугыш ветеранының да өйләрендә булды, аларны Җиңүнең 75 еллык юбилее белән тәбрикләде, хәл-әхвәлләрен белде, ил, республика җитәкчеләренең котлау хатларын, бәйрәм пакетларын тапшырды.
Яңа Богады авылында гомер итүче ветеран гаилә - тыл ветераны Әнисә Хафизова һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүдәт Шәимов та район башлыгын бәйрәмчә, күтәренке кәеф белән каршы алдылар. Котлау-күчтәнәчләргә рәхмәтләрен белдереп, ил-көннәрнең имин булуын теләделәр.
Әлеге гаилә үзенең каралты-курасының пөхтәлеге белән дә сокландырды. Тыйнак кына татар өенең һәр җирендә тәртип, ишегалды хәтфә чирәм.
Источник: https://www.instagram.com/p/B_4YL_qANDZ/
