Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас район мәдәният йортында ветераннарыбыз хөрмәтләнде

Апас район мәдәният йортында ветераннарыбыз хөрмәтләнде

Корпункт: 
Апастовский

Район мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан концерт узды. Биредә сугыш ветераннары хөрмәтләнде, ир-егетләребез хөрмәтенә иң матур изге теләкләр яңгырады. Сәхнә түрендәге җыр-моңнар да бары тик алар хөрмәтенә иде. Сугыш ветераннарына район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин үз чыгышларында ир-атларның һәрчак терәк булып торуын, тормышыбызның тоткасы булуын билгеләп үттеләр.

Опубликовано 27 February, 2017 - 16:56 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 27/02/2017 - 16:56):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-rayon-mdniyat-yortynda-veterannarybyz-hormtlnde