Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Апас районы Кызылтау авылында яшәүче Фәһимә Мифтаховага 90 яшь!

Апас районы Кызылтау авылында яшәүче Фәһимә Мифтаховага 90 яшь!

Корпункт: 
Апастовский

Кызылтауда яшәүче Фәһимә Мифтахова 90 яшен каршылады.  Олы юбилей  көнен ул туганнары, балаларының җылы кочагында, кадер-хөрмәттә үткәрде. 
Юбилярны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлау, бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Кызылтау авылы җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, җирле ветераннар Советы рәисе Мәрьям Хәерова катнашты. 
-Районда һәм Татарстанда өлкәннәрне шулай кадерләү яшь буынга да бик матур гыйбрәт ул,-ди Шәүкәт Гаффаров. -Әби-бабайлар, әти-әниләребез үзләренең юбилейлары, туган көннәрен иминлектә, саулык белән, балаларына үрнәк булып үткәрүләре белән бик бәхетле! 
 

Опубликовано 3 October, 2017 - 16:10 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 03/10/2017 - 16:10):https://tatfrontu.ru/tt/news/apas-rayony-kyzyltau-avylynda-yashuche-fhim-miftahovaga-90-yash