Корпункт:
Кызылтауда яшәүче Фәһимә Мифтахова 90 яшен каршылады. Олы юбилей көнен ул туганнары, балаларының җылы кочагында, кадер-хөрмәттә үткәрде.
Юбилярны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлау, бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Кызылтау авылы җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, җирле ветераннар Советы рәисе Мәрьям Хәерова катнашты.
-Районда һәм Татарстанда өлкәннәрне шулай кадерләү яшь буынга да бик матур гыйбрәт ул,-ди Шәүкәт Гаффаров. -Әби-бабайлар, әти-әниләребез үзләренең юбилейлары, туган көннәрен иминлектә, саулык белән, балаларына үрнәк булып үткәрүләре белән бик бәхетле!
