Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДЕМЕНТЬЕВ ПЁТР ВАСИЛЬЕВИЧ

ДЕМЕНТЬЕВ ПЁТР ВАСИЛЬЕВИЧ

Район: 
Дрожжановский

Дементьев Пётр Васильевич (24.1.1907, хәзерге Чүпрәле районы Үби авылы - 14.5.1977, Мәскәү), генерал-полковник-инженер (1976), ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое (1941, 1977).

Тәрҗемәи хәле
Н.Е. Жуковский исемендәге Хәрби-һава инженерлык академиясен (1931, Мәскәү) тәмамлый. 1931 елдан гражданлык һава флотының фәнни-җитештерү институтында эшли. 1934-41 дә цех башлыгы, баш инженер, Казан авиация заводы директоры. 1941 дән СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары, 1946 дан министр урынбасары, 1953-57 дә һәм 1965 тән министры. 1957-65 тә Авиация техникасы дәүләт комитеты рәисе. 1956 дан КПСС Үзәк Комитет әгъзасы. 1954-77 дә СССР Югары Совет депутаты. СССР Дәүләт бүләге авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәне өчен бирелә (1953). Казанның бер урамы Дементьев исемен йөртә, һәйкәл-бюст (авторлары - скульп. М.К. Аникушин, архитектор М.Х. Агишев) һәм мемориаль такта куелган.

Бүләкләүләре
Тугыз Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Труженики тыла
Опубликовано 31 March, 2016 - 23:49 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 31/03/2016 - 23:50):https://tatfrontu.ru/tt/person/dementev-pyotr-vasilevich