Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ДЕРГУНОВ ЛАЗАРЬ ВАСИЛЬЕВИЧ

ДЕРГУНОВ ЛАЗАРЬ ВАСИЛЬЕВИЧ

Район: 
Дрожжановский

Дергуно́в Лазарь Васильевич (7.2.1907, Сембер губернасы, Буа өязе, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Үби авылы - 23.12.1974, шунда ук), авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое (1948). 

Тәрҗемәи хәле
Бөек Ватан сугышында катнаша. 1940-41, 1943-60 елларда Чүпрәле районының Чапаев исемендәге колхозы рәисе. Дергунов җитәкләгән елларда колхоз авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышы белән аерылып тора, хезмәтне оештыруда алдынгы формалар кертелә, терлекчелек һәм ярдәмче производствоның материаль-техник базасы ныгытыла. Колхоз берничә тапкыр Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. 1955-63 елларда ТАССР Югары Совет депутаты. 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре
Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) көмеш медале белән бүләкләнә.

Социалистик Хезмәт Геройлары
Фронтовиклар
Опубликовано 1 April, 2016 - 00:04 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 01/04/2016 - 00:04):https://tatfrontu.ru/tt/person/dergunov-lazar-vasilevich