ГАЛИМОВ ГАБДЕЛГАНИ ГАЛИМ УЛЫ
Сугыш һәм Хезмәт ветераны Галимов Габделгани Галим улы, 1899 елны, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Махсус мәктәптә укымый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли.1919 елның 5 августында Минзәлә РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Гражданнар сугышында катнаша. Башта укчы полкта укчы булып, аннан интендант булып хезмәт итә. Кавказда Моздок шәһәре янында тимер юл күперен саклауда катнаша. 1922 елның октябрендә туган авылына кайта. Төрле эшләрдә эшли. 1932 елның 20 февралендә , яңа оешкан колхозга гариза язып керә. Колхозны күтәрүдә катнаша. 1942 елның 2 апрелендә Сарман РХК нан Совет Армиясе сафларына хезмәт итәргә алына. Суслангер лагеренда хәрби өйрәнүләр үткәннән соң, ул Көньяк фронтта икенче укчы полкта , укчы булып , 25.04.1942 – 24.06.1942 елда немец - фашистларга каршы сугыша. Немец тылында разведкада булган чакта, сугышчан дуслары белән әсирлеккә эләгә. Ике тапкыр тоткынлыктан кача, ләкин аны тотып алып бик каты кыйныйлар. Анда күргән мәхшәрләргә, түзә, сынмый. Фашист концлагеренда авыр, газаплы көннәр башлана. Ул анда оештырылган мөселманнар легионына керә. Менә әсирләрне, хезмәтче итеп җирле алпавытларга , байларга тарата башлыйлар. Аны да бер байга хезмәтче итеп билгелиләр. 1942 елның 24 июненнән 1945 елның 1 апреленә хәтле ул Германия җирләрендә әсирлектә була. Әсирлектән качып Совет гаскәрләре ягына чыга. Сорау алулар, тикшерүләр үткәннән соң, аны штраф полкына, алгы сызыкка, сугышның үзәгенә җибәрәләр. 1945 елның 1 апреленнән, 1-2 Украина фронтлары составында, 10 нчы штраф укчылар полкында сугышларда катнаша. Прага шәһәрен азат итүдә батырларча сугышканы өчен ,368 нче приказ нигезендэ ,9 май 1945 елны Сталиннын рәхмәт хаты бирелә. Җиңүне ул 1945 елның 9 маенда Берлин шәһәрендә каршы ала. Сугыштан 1945 елның 6 июлендә туган авылына кайта. Аннан сонгы еллар да жинеллэрдэн булмый эле. Торле эштэ эшлэргэ туры килэ. Урманын да кисэ , тегермәндә, тегермәнче булып та байтак еллар эшлэгэннэн сон , лаеклы ялга чыкканчы колхоз фермасында терлекче булып, атлы эштә эшли. Шул ук вакытта ул авылда имам –хатыйб вазифаларын да башкара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены,“ Германияне җиңгән өчен” һәм бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1989 елда вафат булган, Иске Кәшер авылында җирләнгән.