Концлагерьлар тоткыннары

FƏRƏCOV FƏYYAZ QASIM OĞLU

Fərəcov Fəyyaz Qasım oğlu 1921-ci ildə Azərbaycan SSR, Lənkəran qəzasının indiki (Masallı rayonunun), Qasımlı kəndində anadan olmuşdur. Dini bilikləri səbəbindən doğulduğu kəndin seçilmiş şəxslərindən sayılırdı.

АБДУЛЛИН ШӘЕХРАЗЫЙ МАРДАН УЛЫ

Абдуллин Шәехразый Мардан улы Туган елы: 20 февраль 1918 ел Вафат булды: 2003 ел

БОРХАНОВ КАМИЛ ГАБДЕЛБӘР УЛЫ

БОРХАНОВ Камил Габделбәр улы 1920 елның 23 сентябрендә Әлки районы Татар Суксуы авылында туа. 1940 елда Кызыл Армия сафларына алына, шуннан сугышка керә. Чолганышта калып, әсирлеккә эләгәләр. Бары тик 1945 елның маенда безнең гәскәрләр азат иткәч, 1947 елда демобилизацияләнеп, авылына кайта. “Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.

БӘДЕРТДИНОВ СӘЕТНӘСИМ БӘДЕРТДИН УЛЫ (ЯРАЛЫ ЯЗМЫШЛАР)

Нәсел агачымның бер тамырын Ничә еллар эзлим. Табар өчен гомерем җитәр микән? Белмим, белмим, белмим... Сәетнәсим абыемның соңгы хаты Сталинград фронтыннан язылган. «Хәбәрсез югалды» дигән җан өшеткеч хәбәр дә озак көттермәгән. 1943 елның июлендә килгән ул кәгазь өйдәгеләрнең кулларын өткән, өннәрен алган. Сугыш, аһ, сугыш, сугыш! Белде микән: намусында Күпме өзелгән сулыш...

ВӘЛИУЛЛИН ХӨСНУЛЛА

РСФСР ның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты Хөснул Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Байлар Сабасы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Булачак композиторның балалык һәм яшьлек еллары шушы авылда уза.

ГАЛИЕВ КАСЫЙМ ХӘНӘФИ УЛЫ

Галиев Касыйм Хәнәфи улы 1912 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1942 елда ТАССРның Әлки район хәрби комиссариатыннан 20 запас бригадасына алына. Бу бригада Казан шәһәрендә чаңгы бригадасы буларак формалаша, аларны төньяк-көнбатыш фронтына җибәрәләр. Әсирлеккә төшә, азат ителә. Авыру сәбәпле 1944 елда демобилизацияләнә. Сугышка кадәр «Кызыл Актай» колхозында хисапчы, 1940-1942 елларда Бибай Чаллы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

ГАЛИМОВ ГАБДЕЛГАНИ ГАЛИМ УЛЫ

Сугыш һәм Хезмәт ветераны Галимов Габделгани Галим улы, 1899 елны, хәзерге Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Махсус мәктәптә укымый. Кечкенәдән дөнья йөген җигелеп тарта башлый, төрле эшләрдә эшли.1919 елның 5 августында Минзәлә РХК нан Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә алына. Гражданнар сугышында катнаша. Башта укчы полкта укчы булып, аннан интендант булып хезмәт итә. Кавказда Моздок шәһәре янында тимер юл күперен саклауда катнаша. 1922 елның октябрендә туган авылына кайта. Төрле эшләрдә эшли.

ГАЛӘВЕТДИНОВ ХАЙБЕТДИН ГАЛӘВЕТДИН УЛЫ

Галәветдинов Хайбетдин Галәветдин улы 1906 елда Казан губернасының Спас өязе Бибай Чаллысы авылында (хәзер ТР Әлки районы) туган. Бөек Ватан сугышы ветераны. 1941 елда ТАССРның Иваново шәһәр хәрби комиссариатыннан алына. 1982 елда вафат.

ГАНИЕВ ГАТА МӨХӘММӘТХАН УЛЫ

Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы,1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. Сарман РХК сыннан сугышка китә. Суслонгер хәрбиләрне өйрәтү-укыту лагерында газап чиккәннән соң, ул сугышка алына. Сугышта чолганышта калып әсирлеккә төшә. Аны немецлар,-син комсомол –дип атмакчы булалар,ләкин араларындагы немец телен белүче бер әсир аны коткарып кала. Әсирлектән аларны Америка сугышчылары коткара. Сугыш беткәч тә тагын эле ул бер ел хезмәт итә. Кайткач Сарман МТС нда эшли. Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1982 елның 17 июлендә вафат була. Иске Кәшердә җирләнә.

ГАРИПОВ ГАТА МӨХӘММӘТГАРИФ УЛЫ

Гарипов Гата Мөхәммәтгариф улы 1918 елның 7 февралендә Колмәт авылында (хәзерге Сарман районы) Сөбхиҗамал һәм Мөхәммәтгариф гаиләсендә туган.