Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАРАФИЕВА ЭНҖЕБИКӘ РӘҮФ КЫЗЫ

ГАРАФИЕВА ЭНҖЕБИКӘ РӘҮФ КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

Гарафиева  Энҗебикә  Рәүф кызы  Саба  районы  Кызыл  Мишә   авылында  1933  елның  5  декабрендә   туа.Ул гади  авыл   гаиләсендә   4 нче  бала  булып   туа.  Гаиләдә  алар  6  бала  үсәләр. Әтиләре   сугышта   үлә. Әнисе 6 бала  белән  ялгыз  кала. 1 абыйсы   көтү көткәндә  19  яшендә  үлә. 

Шушы  авылда ул  3 класс  белем  ала. 10 яшеннән тавык  фермасында  эшли. Аякларына  кияргә булмый,  ялан  аяк  эшкә  йөри.  14  яшеннән   сыер  сава башлый.  Эшләгән   өчен  җыеп-җыеп икмәк бирәләр.  Аннан  соң  Чүриле  авылында  урнашкан  интернатта  башта   столовыйда, аннары   санитарка булып эшли. Эшендә  гел  алдынгы  була.

21 яшендә  Өчиле  авылы   егетенә  кияүгә  чыга. Ул  да  козхозчы  була.  3 бала   тәрбияләп  үстерәләр.

Хезмәтләрен   олылап  1999 елны “Ветеран  труда” , 1980 елны  “Ударник  коммунистического труда”,  “50 лет Победы в ВОВ”  медальләре   белән   бүләкләнә.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 09:08 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 09:08):https://tatfrontu.ru/tt/person/garafieva-enzhebik-ruf-kyzy