Гарафиева Энҗебикә Рәүф кызы Саба районы Кызыл Мишә авылында 1933 елның 5 декабрендә туа.Ул гади авыл гаиләсендә 4 нче бала булып туа. Гаиләдә алар 6 бала үсәләр. Әтиләре сугышта үлә. Әнисе 6 бала белән ялгыз кала. 1 абыйсы көтү көткәндә 19 яшендә үлә.
Шушы авылда ул 3 класс белем ала. 10 яшеннән тавык фермасында эшли. Аякларына кияргә булмый, ялан аяк эшкә йөри. 14 яшеннән сыер сава башлый. Эшләгән өчен җыеп-җыеп икмәк бирәләр. Аннан соң Чүриле авылында урнашкан интернатта башта столовыйда, аннары санитарка булып эшли. Эшендә гел алдынгы була.
21 яшендә Өчиле авылы егетенә кияүгә чыга. Ул да козхозчы була. 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
Хезмәтләрен олылап 1999 елны “Ветеран труда” , 1980 елны “Ударник коммунистического труда”, “50 лет Победы в ВОВ” медальләре белән бүләкләнә.