Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГАЙНЕТДИНОВ САЛИХҖАН

ГАЙНЕТДИНОВ САЛИХҖАН

Район: 
Лаишевский
Спасский

 Туганнары  1915  елгы   улы Салихҗанны  һәм  аңардан  өлкәнрәк  ике  апасын да  Нармонкада  ачылган  детдомга  тапшырырга  күндерәләр. Әни  кеше  шулай  эшли  дә. Ә  үзе  эвакуацияләнүчеләр  белән  Ярославльгә  озатыла. 
Мондагы  ризыкның  муллыгына  гаҗәпкә  калып   хәттә  авылга  хат та  язып  сала. Әмма  ач  килеш  күп  ризык  ашауга  аның  өзлеккән  организмы  чыдамый. Салихҗан  абыйны  Хәерби  авылында   яшәүче  баласыз булган  Мөхәммәтҗан  улы  Әхмәтҗан һәм Мифтах  кызы  Бибигайшә  уллыкка  алалар. “Вакыт  бөтен  яраларны  дәвалый” диләр, нәкъ  шулай була  да. Кызыксынучан  егет  техникага  тартылганга  күрә, Салихҗан  абзый  Лаештагы  шоферлар  курсын  тәмамлый. 1937 елны  хәрби  хезмәткә алына. Хезмәт  срогын  тутырып,  яңадан  яраткан  эшемә  кайтам,   дигән  якты  өметне  сугыш юкка чыгара.
 Артиллерия  наводчигы, взвод  командиры  булып  Берлинга  кадәр  барып җитә.  Сугышчан  бүләкләре  арасында  II дәрәҗәдәге  Ватан  сугышы  ордены, “Фашистлар  Германиясен  җиңгән  өчен”, “Бөек  Ватан  сугышы  елларындагы батырлыгы  өчен”   медальләре  дә  була. 1945 елны  Хәерби  авылы кызы  Вафина  Камилә  Вафа  кызы (1924  елгы)   белән  гаилә  корып  җибәрә. “Әни 1940  елны  Хәерби  җидееллык  мәктәбен  “яхшы” һәм “бик  яхшы ” билгеләренә  тәмамлаган, – дип искә ала Галимҗан абый”. 
  Фронттан  кайтуга  Салихҗан  абзыйны  колхоз  рәисе  итеп куялар. Колхозда  атлар  юк   дәрәҗәсендә була, әмма  яшь кеше авырлыклар  алдында  куркып  калмый, иң  артта  калган  хуҗалыкны   алдынгылар  рәтенә  чыгара. 1949  елны  атлар  санын  арттырган  өчен аны ТАССР Министрлар  Кабинеты  карары  нигезендә  1000  сум  күләмендәге  пре мия белән  һәм колхозны  өр-яңа  ГАЗ  машинасы  белән  бүләклиләр. 
  15 ел  берөзлексез  Салихҗан  абзый  колхоз  рәисе  булып  тора. Аның  исеме  район  һәм  республика  газеталары  битләреннән  төшми. Гомеренең  соңгы  көннәренә   кадәр  ул  бабалары  туфрагы  булган  Көекне сагынып  яши. ”Кеше  китә – җыры  кала“, – диләр.  Салихҗан  абзый  2001  елны  вафат  була.

Фронтовиклар
Опубликовано 13 November, 2015 - 10:45 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 17/04/2016 - 14:20):https://tatfrontu.ru/tt/person/gaynetdinov-salihzhan