Туганнары 1915 елгы улы Салихҗанны һәм аңардан өлкәнрәк ике апасын да Нармонкада ачылган детдомга тапшырырга күндерәләр. Әни кеше шулай эшли дә. Ә үзе эвакуацияләнүчеләр белән Ярославльгә озатыла.
Мондагы ризыкның муллыгына гаҗәпкә калып хәттә авылга хат та язып сала. Әмма ач килеш күп ризык ашауга аның өзлеккән организмы чыдамый. Салихҗан абыйны Хәерби авылында яшәүче баласыз булган Мөхәммәтҗан улы Әхмәтҗан һәм Мифтах кызы Бибигайшә уллыкка алалар. “Вакыт бөтен яраларны дәвалый” диләр, нәкъ шулай була да. Кызыксынучан егет техникага тартылганга күрә, Салихҗан абзый Лаештагы шоферлар курсын тәмамлый. 1937 елны хәрби хезмәткә алына. Хезмәт срогын тутырып, яңадан яраткан эшемә кайтам, дигән якты өметне сугыш юкка чыгара.
Артиллерия наводчигы, взвод командиры булып Берлинга кадәр барып җитә. Сугышчан бүләкләре арасында II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, “Фашистлар Германиясен җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы өчен” медальләре дә була. 1945 елны Хәерби авылы кызы Вафина Камилә Вафа кызы (1924 елгы) белән гаилә корып җибәрә. “Әни 1940 елны Хәерби җидееллык мәктәбен “яхшы” һәм “бик яхшы ” билгеләренә тәмамлаган, – дип искә ала Галимҗан абый”.
Фронттан кайтуга Салихҗан абзыйны колхоз рәисе итеп куялар. Колхозда атлар юк дәрәҗәсендә була, әмма яшь кеше авырлыклар алдында куркып калмый, иң артта калган хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара. 1949 елны атлар санын арттырган өчен аны ТАССР Министрлар Кабинеты карары нигезендә 1000 сум күләмендәге пре мия белән һәм колхозны өр-яңа ГАЗ машинасы белән бүләклиләр.
15 ел берөзлексез Салихҗан абзый колхоз рәисе булып тора. Аның исеме район һәм республика газеталары битләреннән төшми. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул бабалары туфрагы булган Көекне сагынып яши. ”Кеше китә – җыры кала“, – диләр. Салихҗан абзый 2001 елны вафат була.