Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ГИМАДИЕВ БАРИ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ

ГИМАДИЕВ БАРИ ХАҖИӘХМӘТ УЛЫ

Район: 
Алькеевский

Гимадиев Бари  Хаҗиәхмәт улы 1926 елны Әлки районы Үргәгар авылында дөньяга килә. 1943 елның ноябрь аенда,17 яше дә тулмаган килеш армия сафларына алына. Башта  аларга Япон  сугышында  катнашырга  туры килә. Анда ул җиңелчә яралана, госпитальдә ятып чыга. 1947 нче  елга  кадәр Төньяк Корея  җирендә  хезмәт итә. 1950 нче елга кадәр хезмәтен Казанда  дәвам итә.

Туган җиренә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң  колхоз  председателе, аннары 1980 нче елга  кадәр  управляющий булып эшли. Лаеклы ялга авыл советы  председателе булып  эшләп чыга.

Фронтовиклар
Опубликовано 2 November, 2018 - 15:11 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 02/11/2018 - 15:16):https://tatfrontu.ru/tt/person/gimadiev-bari-hazhihmt-uly