Гимадиев Бари Хаҗиәхмәт улы 1926 елны Әлки районы Үргәгар авылында дөньяга килә. 1943 елның ноябрь аенда,17 яше дә тулмаган килеш армия сафларына алына. Башта аларга Япон сугышында катнашырга туры килә. Анда ул җиңелчә яралана, госпитальдә ятып чыга. 1947 нче елга кадәр Төньяк Корея җирендә хезмәт итә. 1950 нче елга кадәр хезмәтен Казанда дәвам итә.
Туган җиренә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң колхоз председателе, аннары 1980 нче елга кадәр управляющий булып эшли. Лаеклы ялга авыл советы председателе булып эшләп чыга.