ГЫЙМАЗОВ МӨГАЛЛИМ МИНҺАҖ УЛЫ.
1919 елның 3нче гыйнваренда Баулы районында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәтне яратып үсә. Сугыш башлангач, әтисе белән дурт абыйсы фронтка китә. Аларның тиздән уле хәбәрләре килә. 8нче сыйныфны тәмамлагач, Мөгаллим тракторчы булып эшли, бораулау җайланмасында моторист була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Япониягә каршы сугышларда катнаша.
Сугыштан соңгы хезмәт юлы: 1946 – 1949 елларда “Туймазынефть» трестында моторист, бораулаучы ярдәмчесе, бораулаучы 1950 -1954 елларда “Баулынефть” трестында бораулау мастеры, 1954 елдан “Татбурнефть” трестының 4нче һәм 2нче бораулау контораларында, 1970 елдан Азнакай бораулау эшләре идарәсендә бораулау мастеры.
1952 елда “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнә. 1959 елның 19 мартында М.М.Гыймазовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1959 елда Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены тапшырыла.
1982 елда вафат була.