Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӨРМӘТУЛЛИН ӨЛФӘТ ХӨРМӘТУЛЛА УЛЫ

ХӨРМӘТУЛЛИН ӨЛФӘТ ХӨРМӘТУЛЛА УЛЫ

Район: 
Актанышский

1924 елның 18 октяберендә Бишкүмәч авылында туа, Кировта яши.

1942 елның августында  18 яшендә яуга чакырыла.

1 нче танк армиясендә 343 нче укчыполк сафында Брянск, Смоленск өчен сугышларда катнаша.

Җиңү бәйрәмен Польшаның Лодзь шәһәрендә каршылый. 1945 елад фронттан кайта.

"Батырлык өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", аннан юбилей медальләре һәм  Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Хәрби дәрәҗәсе-сержант.

Мал табибы була, соңыннан төрле эштә эшли.

1985 елны лаеклы ялга чыга.

Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләргә лаек була.

Хатыны Канделхәят белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 

Үлгән көне- 21.11.2006 ел. 

Фронтовиклар
Сугышта катнашучылар
Опубликовано 11 September, 2019 - 10:07 пользователем Актанышский музей

Source URL (modified on 25/10/2019 - 23:20):https://tatfrontu.ru/tt/person/hormtullin-olft-hormtulla-uly