Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > ХӘЙРУЛЛИН ГАРИФ ҺАШИМ УЛЫ

ХӘЙРУЛЛИН ГАРИФ ҺАШИМ УЛЫ

Район: 
Алькеевский
Спасский

1921 елның 5 манда Спасс  районының  Ямбакты авылында туган.1939 елда Чита  өлкәсенә эшкә  вербовать  ителгән булган. Ул анда тракторда эшли.1940 елда Армия сафларына мобилизацияләнә һәм  Благовещенское шәһәрендә 192 укчы полкта хезмәт итә башлый.

1943 елның  декабреннән 1946 елның гыйнваренә кадәр контрразведка  бүлегендә  автоматчы булып хезмәт итә.

1945 елның август –сентябрь айларында  Япония белән  сугышта катнаша.

1946  елның  маенда демобилизацияләнә  һәм туган  авылына кайта.

Тагын читкә эшкә  вербовать  ителеп Ярославль, Ленинград, Пермь өлкәләрендә  тракторда  торф эшендә, урман чыгуларда  эшли. Шул чорда “Аеруча  хезмәт  күрсәткән  өчен” медале  белән бүләкләнә.

Соңгы чорда  хәләленең  туган ягы –Баллыкүл авылына кайтып  урнашалар.

Бүгенге көндә ялгызы  гына  шунда  гомер кичерә.

                                                            “Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.

Фронтовиклар
Опубликовано 17 May, 2017 - 09:04 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 17/05/2017 - 22:49):https://tatfrontu.ru/tt/person/hyrullin-garif-hashim-uly