1921 елның 5 манда Спасс районының Ямбакты авылында туган.1939 елда Чита өлкәсенә эшкә вербовать ителгән булган. Ул анда тракторда эшли.1940 елда Армия сафларына мобилизацияләнә һәм Благовещенское шәһәрендә 192 укчы полкта хезмәт итә башлый.
1943 елның декабреннән 1946 елның гыйнваренә кадәр контрразведка бүлегендә автоматчы булып хезмәт итә.
1945 елның август –сентябрь айларында Япония белән сугышта катнаша.
1946 елның маенда демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта.
Тагын читкә эшкә вербовать ителеп Ярославль, Ленинград, Пермь өлкәләрендә тракторда торф эшендә, урман чыгуларда эшли. Шул чорда “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән бүләкләнә.
Соңгы чорда хәләленең туган ягы –Баллыкүл авылына кайтып урнашалар.
Бүгенге көндә ялгызы гына шунда гомер кичерә.
“Ватан өчен !” китабыннан 2005 г.