ИМАМОВ ХАТИП ИМАМЕТДИН УЛЫ
Район:
Актанышский
1924 елның 8 мартында Тыңламас авылында туган , шунда яши.
1942 елның июнь аенда 18 яшендә яу кырына озатыла.
1942-1943 елларда Волхов фронтында, 1944 елның сентяберендә Ленинград фронтынада көрәшә.. Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Кече серңант сапер булып хезмәт итә.
1944-1945 елларда беренче Украина фронтында сугыша. Җиңү көнен Германиянең Глатос шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң 2 ел хезмәт итеп авылына кайта.
III дәрәҗә "Дан" ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач колхозда эшли. 1950-1955 елларны җирле үзидарә Советы рәисе була. Соңыннан бригадир, ферма мцдире, терлекче булып эшләп, 1984 елны Ленин исемендәге хуҗалыктан лаеклы ялга туктый.
Тормыш иптәше Мөсәвәнә белән 7 бала үстергәннәр.