ИСЛАМОВ ӘБЕЛКАИС ИСЛАМ УЛЫ
Район:
Актанышский
1925 елның 25 июлендә Усыда туа, Киров авылында тормыш итә.
1943 елның нояберендә 17 яшьтә 4ай чагында сугышка алына.
Япония баскакларыннан Көнчыгыш чикләрне саклауда катнаша.
Җиңү бәйрәмен Варшавада каршылый. 1951 елның 1 декаберендә хәрби хезмәттән азат ителә.
Баш Верховный Командующий И.В.Сталинның Рәхмәтенә, "Японияне җиңгән өчен" аннан юбилей медальләре һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.
Хәрби дәрәҗәсе- сержант.
Армиядән кайткач, тракторга утыра, аннан кырчылык бригадиры, бүлекчә идарәчәсе, дуңгызчылык фермасы мөдире була.
1985 елада пенсиягә чыга.
"Почет билгесе" ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медале белән бүләкләнә.
Хатыны Мәрзия белән 5 бала үстерәләр.
Үлгән көне- 05.02.2014 ел.