Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > КАЗАКОВ ЙОНЫС ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

КАЗАКОВ ЙОНЫС ХӘБИБУЛЛА УЛЫ

Район: 
Спасский

(1924-1979)

Бөек Ватан сугышы ветераны. 1 баскыч Көек мәктәбен тәмамлагач хезмәт эшчәнлеген Буденный исемендәге колхозда башлап җибәрә. Хәрәкәттәге армиядә 1942 елның 9 сентябреннән. Ленинградтан алып Чехословакиягә кадәрге юлны уза. Ленинград, 1 нче Украин фронтларында  сугыша. Сержант, 120 номерлы  Гатчина  укчы  дивизиянең 1033 артиллерия  полкының 5 батальонында  хезмәт  иткән.  1945  елның 18 февралендә  Клаин-Езериц  исемле  торак  пункт  янындагы  сугышта  сугыш  кырыннан  яраланган  батарея командиры Прудниковны  сугыш  кырыннан  алып  чыкканда,  аларны  әсирлеккә төшерергә  омтылучы  5  немец  солдатын  юк  итә . “ Кызыл Йолдыз” ордены, “Ленинград  оборонасы  өчен”,  “Мәскәү  оборонасы  өчен “ медальләре белән  бүләкләнгән. 1945 елны  яраланган. Сугыштансын Казан  шәһәрендә  кибет директоры  булып  эшләгән.  Вафат 1979 елны Казан шәһәренең Иске татар бистәсе зыяратында күмелгән.

Фронтовиклар
Опубликовано 13 April, 2015 - 19:03 пользователем Мидхатов Ильхам...

Source URL (modified on 02/02/2016 - 23:58):https://tatfrontu.ru/tt/person/kazakov-yonys-hbibulla-uly