(1924-1979)
Бөек Ватан сугышы ветераны. 1 баскыч Көек мәктәбен тәмамлагач хезмәт эшчәнлеген Буденный исемендәге колхозда башлап җибәрә. Хәрәкәттәге армиядә 1942 елның 9 сентябреннән. Ленинградтан алып Чехословакиягә кадәрге юлны уза. Ленинград, 1 нче Украин фронтларында сугыша. Сержант, 120 номерлы Гатчина укчы дивизиянең 1033 артиллерия полкының 5 батальонында хезмәт иткән. 1945 елның 18 февралендә Клаин-Езериц исемле торак пункт янындагы сугышта сугыш кырыннан яраланган батарея командиры Прудниковны сугыш кырыннан алып чыкканда, аларны әсирлеккә төшерергә омтылучы 5 немец солдатын юк итә . “ Кызыл Йолдыз” ордены, “Ленинград оборонасы өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен “ медальләре белән бүләкләнгән. 1945 елны яраланган. Сугыштансын Казан шәһәрендә кибет директоры булып эшләгән. Вафат 1979 елны Казан шәһәренең Иске татар бистәсе зыяратында күмелгән.