КОРБАНОВ ӘХМӘТХАҖЫЙ КОРБАНГАЛИ УЛЫ
Сугыш һәм хезмәт ветераны Корбанов Әхмәтхаҗый Корбангали улы 1907 елның 5 маенда хәзноге Сарман районы Урта Кәшер авылында туган. 1941 елны Сарман район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына алына. Кыска сроклы хәрби өйрәнүләрдән соң аны фронтка озаталар. Ул атлы пехотада хезмәт итеп гаскәрләрнең зур мобильлелеген һәм зур ераклыкка тиз хәрәкәтен тәэмин итүче була. Смоленск шәһәре янында барган сугышта каты яраланып бик озак госпитальдә ята. Сәламәтлеге буенча беренче торкем инвалидлык биреп, 1943 елны туган ягына кайтарып җибәрәләр. Озак еллар сугыш яралары белән көрәшергә туры килә әле аңа. Катлаулы операцияләрдән соң гына аякка баса. 1945- 47 елларда Урта Кәшер авылының “Кызыл игенче” колхозында колхоз рәисе булып эшли. Махсус белеме булмаса да, оештыру эшенә, телдән хисаплауга бик оста булган. Аннан соң бик озак еллар ындыр табагы мөдире һәм кладовщик булып эшли. Иске Кәшер һәм Урта Кәшер авыллары күмәк хуҗалыкларын берләштергәннән соң, Әхмәтхаҗый авылда янгын сүндерүче булып эшли. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Корбанов Әхмәтхаҗый Корбангали улы 1990 елның 6 апрелендә вафат була, Урта Кәшер авылында җирләнә.