МӨХӘММӘДИЕВ СӘГЫЙТЬ МӨХӘММӘДИ УЛЫ
Район:
Актанышский
Мөхәммәдиев Сәгыйть Мөхәммәди улы
1925 елны Иске Богады авылында туган, шунда яши. 1943 елның гыйнваренда Бөек Ватан сугышына озатыла. 18 яшьлек егет Ерак Көнчыгыш фронтында сугыша. Латвиядәге бәрелешләрдә катнаша. Каты яраланып 6 ай госпитальдә ята, Җиңү көнен дә шунда каршылый. “Бөек Ватан сугышы” ордены, күп медальләр белән бүләкләнә. Рядовой солдат 1948 елның март аенда туган авылына кайта. “Богады” колхозында бригадир, склад мөдире булып эшләп, 1985 елны лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Нәзифә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 2017 елның 17 апрелендә вафат була.