МӘРЬЯМ СОЛТАНОВА
Мәрьям Солтанова
1921 елда Наратлы авылында яшәүче Маһриҗиһан һәм Габдрахман Солтановлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.
1940 елда Яңа Богады мәктәбендә өлкән әйдаман булып хезмәт юлын башлаган кызга район пионерлар йортына директор булып эшкә килергә тәкъдим итәләр. Әмма ул фронтка китәргә теләге барлыгын белдерә һәм 1941 елның маенда Актаныш хәрби комиссариаты аша сугышка озатылучы кызлар төркемендә китеп тә бара. Аларны Ерак Көнчыгышка озаталар. Ворошилов шәһәрендә училищеда радистлыкка белем алган кыз авиация частена билгеләнә.
1945 елның 9 октябрендә демобилизацияләнеп 26 ноябрь көнендә генә туган авылына кайтып җитә. Хезмәт юлын мәгариф өлкәсендә дәвам итә. Лаеклы ялга Пучы сигезьеллык мәктәбе каршындагы интернатта тәрбияче булып чыга.