Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > РОДИОНОВ АНАТОЛИЙ ИВАН УЛЫ

РОДИОНОВ АНАТОЛИЙ ИВАН УЛЫ

Район: 
Алькеевский

2  сентябрь  илебездә беренче тапкыр II Бөтендөнья  сугышы  тәмамлану көне  рәсми  төстә билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы 9 майда тәмамланса да, Ерак Көнчыгышта сугыш  әле җәй   айларында да  дәвам  итә бит. Ниһаять, 2 сентябрьда "Миссури” хәрби корабы бортында, Япониянең җиңелүе  турындагы  актка кул куела.

   Шушы  вакыйгага  безнең  районның да кагылышы  барлыгын онытырга  ярамый.  Әлеге антка кул куючылар  арасында контр-адмирал А.И.Родионов та була. Ул исә безнең  якташыбыз, 1908  елда Югары Кәчи авылында дөньяга килгән  чуаш егете. Гаиләсе Чабаксарга  күчеп киткәнлектән, яшьлек еллары шунда үтә  аның, 1927  елда  комсомол юлламасы  буенча ул  Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез училишесына  укырга керә һәм бу адымы  белән  гомерен  диңгезче  хезмәтенә   багышлый.

   1934-44 елларда Тын  океан флотында  хезмәт  итеп, якташыбыз контр-адмирал дәрәҗәсенә  ирешә.  Ә 1944-45 елларда Анатолий  Иванович Советлар  Союзының  Япониядәге  Вәкиле булып  хезмәт итә. Шулай итеп, Япониянең  җиңелүе турындагы  актка  кул куярга  туры  килә  аңа.  Сугыш беткәч якташыбыз Генераль штаб академиясендә  укый. Хәрби диңгез флотында җаваплы вазифалар  башкара. Укыту эшчәнлеге  белән  дә шөгыльләнә. А.И.Родионов хәрби фәннәр  кандидаты, басылып  чыккан  эшләре  дә аз  түгел. Ул Ленин  ордены һәм башка орден - медальләр кавалеры, ә Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз  орденнары белән  икешәр тапкыр  бүләкләнгән.

   Кызганычка каршы, данлы сугыш һәм хезмәт юлы үткән якташыбыз  1980 елда Мәскәүдә вафат булган. Ләкин Ватаныбыз алдында хезмәтләре беркайчан да онытылмас.

    (Әлки хәбәрләре,  8 сентябрь 2010 ел)

Фронтовиклар
Опубликовано 18 April, 2017 - 10:17 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 19/04/2017 - 22:56):https://tatfrontu.ru/tt/person/rodionov-anatoliy-ivan-uly