2 сентябрь илебездә беренче тапкыр II Бөтендөнья сугышы тәмамлану көне рәсми төстә билгеләп үтелде. Бөек Ватан сугышы 9 майда тәмамланса да, Ерак Көнчыгышта сугыш әле җәй айларында да дәвам итә бит. Ниһаять, 2 сентябрьда "Миссури” хәрби корабы бортында, Япониянең җиңелүе турындагы актка кул куела.
Шушы вакыйгага безнең районның да кагылышы барлыгын онытырга ярамый. Әлеге антка кул куючылар арасында контр-адмирал А.И.Родионов та була. Ул исә безнең якташыбыз, 1908 елда Югары Кәчи авылында дөньяга килгән чуаш егете. Гаиләсе Чабаксарга күчеп киткәнлектән, яшьлек еллары шунда үтә аның, 1927 елда комсомол юлламасы буенча ул Фрунзе исемендәге хәрби-диңгез училишесына укырга керә һәм бу адымы белән гомерен диңгезче хезмәтенә багышлый.
1934-44 елларда Тын океан флотында хезмәт итеп, якташыбыз контр-адмирал дәрәҗәсенә ирешә. Ә 1944-45 елларда Анатолий Иванович Советлар Союзының Япониядәге Вәкиле булып хезмәт итә. Шулай итеп, Япониянең җиңелүе турындагы актка кул куярга туры килә аңа. Сугыш беткәч якташыбыз Генераль штаб академиясендә укый. Хәрби диңгез флотында җаваплы вазифалар башкара. Укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. А.И.Родионов хәрби фәннәр кандидаты, басылып чыккан эшләре дә аз түгел. Ул Ленин ордены һәм башка орден - медальләр кавалеры, ә Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән икешәр тапкыр бүләкләнгән.
Кызганычка каршы, данлы сугыш һәм хезмәт юлы үткән якташыбыз 1980 елда Мәскәүдә вафат булган. Ләкин Ватаныбыз алдында хезмәтләре беркайчан да онытылмас.
(Әлки хәбәрләре, 8 сентябрь 2010 ел)