Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САФИНА МИНҖИҺАН МИЯССӘР КЫЗЫ

САФИНА МИНҖИҺАН МИЯССӘР КЫЗЫ

Район: 
Алькеевский

15.02.1932
     Әлки районы Чуаш Кичүе  авылында  ишле гаиләдә дөньяга килә.
Сугыш башланганда  аңа бары тик 9 яшь була.  4 классны тәмамлагач, эшкә чыгарга туры килә, чөнки бөтен яшь иратларны сугышка алып китәләр. Авылда бары тик хатын-кызлар, картлар һәм бала-чага гына кала. Колхозга эшкә керә. «Сугыш елларында, ач-ялангач вакытында, алабута, черек бәрәңге ашарга туры килде. Колхоздан  200 грамм солы оны бирәләр иде», - дип искә төшерә ул.
      Сугыш тәмамлангач, пенсия яшенә кадәр  бозау караучы булып эшләгән. Галимулла абый белән алты бала үстергәннәр.

(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы.)

Труженики тыла
Опубликовано 1 December, 2021 - 08:30 пользователем Музей Алькеевск...

Source URL (modified on 01/12/2021 - 08:30):https://tatfrontu.ru/tt/person/safina-minzhihan-miyassr-kyzy