15.02.1932
Әлки районы Чуаш Кичүе авылында ишле гаиләдә дөньяга килә.
Сугыш башланганда аңа бары тик 9 яшь була. 4 классны тәмамлагач, эшкә чыгарга туры килә, чөнки бөтен яшь иратларны сугышка алып китәләр. Авылда бары тик хатын-кызлар, картлар һәм бала-чага гына кала. Колхозга эшкә керә. «Сугыш елларында, ач-ялангач вакытында, алабута, черек бәрәңге ашарга туры килде. Колхоздан 200 грамм солы оны бирәләр иде», - дип искә төшерә ул.
Сугыш тәмамлангач, пенсия яшенә кадәр бозау караучы булып эшләгән. Галимулла абый белән алты бала үстергәннәр.
(Чуаш Кичүе авыл җирлеге хезмәткәрләре материалы.)