САХАУТДИНОВ ГАЙНЕТҖАН САХАУТДИН УЛЫ
Сахаутдинов Гайнетҗан абый 1924 нче елда Яңа Богады авылында туа. Җиденче классны тәмамлау белән, колхозда эшли башлый. Яшь булуына карамастан, ат һәм сабан белән җир сөрә, тырма белән тырмалый.
1942 елның 20 февраленнән Бөек Ватан сугышына китә. Шушы елның азагында Мәсәү янындагы сугышларда 742 санлы полк составында укчы булып сугышка керә. Ул чакта Мәскәү бер яктан 7 км, ә икенче яктан 12 км камалыш хәлендә торган була. Мәскәү камалышын өзгәндә, күрсәткән батырлыклары өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
1942 елның сентябрь аенда Норофимск (Мәскәү янында) шәһәрен алганда беренче тапкыр яралана. Аны 3405 санлы госпитальгә дәваланырга җибәрәләр.
1943 елда ярасы төзәлеп чыккач, укчы батальонда укчы булып сугышта катнашуын дәвам итә. Аны Спотдеменск шәһәренә җибәрәләр. Ул 1943 елның декабрь аенда шәһәрне алганда тагын яралана. Гайнетҗан абый 1140 санлы госпитальдә дәвалана. Аннан чыккач, 376 санлы укчы полк составында автоматчы итеп, Орлов шәһәре янына сугышка җибәрелә. Ул анда батырларча немецларга каршы сугыша.
1944 нче елда Курск дугасының 36 нчы штрум бригадасында була. Шул урында батырларча сугышканы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елда 1894 санлы госпитальдә дәваланып чыгарга да туры килә. Шушы ук елда Белоруссиянең Витебск һәм Смоленск шәһәрләрен алуда катнаша. Өченче Белоруссия фронты белән берлектә Көнбатыш Двина елгасын кичәргә туры килә. Боз өстеннән чыгып, дошманның тылына кереп, дошманны паникага китереп үзебезнекеләргә алга барырга юл ачалар. Гайнетҗан абый Двина елгасын кичкәндә бик зур батырлыклар күрсәтә. Хөкүмәт, аны шушы Двина елгасын беренчеләрдән кичүе өчен һәм яраланган командирны коткарган өчен, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкли.
Белоруссияне немец фашистларыннан азат иткәннән соң, алар бөек Литва җиренә китәләр. Литва халкы сәламләп каршы ала. Литва җирендә ул Хаунас һәм Литва ССРның башкаласы Рэильносны азат итүдә катнаша. Литва җирен фашистлардан чистартканнан соң, Көнчыгыш Пруссия җирләренә бәреп керәләр. Анда алар Гамбург шәһәрен азат итәләр. Гайнетҗан абый шулай ук Көнчыгыш Пруссиянең баш шәһәре Кенисбергны алуда катнаша. Бу бәрелештә күрсәткән батырлыклары өчен ул медаль белән бүләкләнә.
Өченче Белоруссия фронтында Көнчыгыш Пруссиянең Одер елгасын бик кыенлыклар белән кичәләр. Балтик буена чыгып портны алгач, сугыш бетә.
Сугыш беткәннән соң, яңадан Көнчыгышка - Япон самурайлары белән сугышырга китә. Забайкалье фронтында катнашып, япон самурайларын тар-мар итү өчен, Зур Хинган таулары аша сугыша башлыйлар. Аларны тар-мар итеп, Порт - Артур шәһәрендә сугышны тәмамлыйлар. Порт - Артур шәһәрен алганнан соң, Сары, Кызыл диңгез буйлап ат белән кайтырга туры килә. Кытайдан Кореяга, аннан үзбезнең ил чигенә атка атланып ике ай кайталар.
Сахаутдинов Гайнетҗан абый 1946 елның февралендә генә туган якларыбызга әйләнеп кайта.
Сугыштан соң, авырлыкларны күп күрә, ачлык белән, авыл хуҗалыгын үстерүдә актив катнаша. 1950 елга кадәр юл бригадиры, төзүче булып эшли. 1966 нчы елдан башлап 21 ел буе ягулык - майлау материалы склады мөдире вазифасын намус белән башкара. Лаеклы ялга да ул шуннан китә.
Тормыш иптәше Әминә апа белән җиде ул тәрбияләп үстерәләр.
Бөек Ватан сугышында Гайнетҗан абый - сержант, укчы, отделение командиры да булган. Ул дүрт мәртәбә яраланган. Башындагы ядрә кыйпылчыгы сугыш хәсрәтләрен бер минутка да онытырга ирек бирмәгән.
Җиңү көнен Сахаутдинов Гайнетҗан абый менә болай дип искә алган: “Сугыш беткән көнне мин Польшада идем. Польшада: «9 майда сугыш бетте», - дип игълан иттеләр. Аннан соң мин Япониягә сугышка киттем. Байкал буендагы сугышта катнаштым. Бүген- иртәгә сугышка керәбез дигәндә, сугыш беткән була.”
Күрсәткән батырлыкларының шаһитлары булып “Кызыл Йолдыз”, III дәрәҗә Дан орденнары һәм “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Кенисбергны алган өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре тора.