Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > САЛЯХИЕВА (ВИЛЬДАНОВА)РАУЗА СӘЛМАН КЫЗЫ

САЛЯХИЕВА (ВИЛЬДАНОВА)РАУЗА СӘЛМАН КЫЗЫ

Район: 
Сабинский

1932 нче елның 8 нче сентябрендә  Саба районы Курсабаш авылындатуа.Рауза Сәлман кызы10 балалы гаиләдә дөньяга килә. Төрле авырулардан балалар үлеп гаиләдә ике генә бала - Рауза һәмРифкать исән кала.Ул вакытта авылда башлангыч класслары гына булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул мәктәп янып, белемне я мәчеттә, я детдомда дәвам иткәннәр.  Рауза апа 7 еллык белемне Керәнле авылында тәмамлаган.

     1947 нче елны әнисе авырып үлгән. Мәктәптән соң амбарда хисабчы, почтада почтальон, ә аннары фермада сыерлар сауган, сөт җитештерү буенча 1 нче урыннарда барган. 1955 нче елда Үзбәкстан Республикасы Ташкент   шәһәренә кияүгә чыгып киткән. 3 бала табып үстергән.

      Хәзерге тормыштан бик канәгать. Киләчәк буынга әйтәсе килгән сүзе: тырышып эшләргә, әти-әнине хөрмәт итәргә. Илебездә сугышлар булмасын, бер-беребезнең кадерен белеп таза-сау, бар булганына сөенеп,  тынычлыкта яшәргә язсын.

Труженики тыла
Опубликовано 26 December, 2018 - 09:28 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 26/12/2018 - 09:28):https://tatfrontu.ru/tt/person/salyahieva-vildanovarauza-slman-kyzy