1932 нче елның 8 нче сентябрендә Саба районы Курсабаш авылындатуа.Рауза Сәлман кызы10 балалы гаиләдә дөньяга килә. Төрле авырулардан балалар үлеп гаиләдә ике генә бала - Рауза һәмРифкать исән кала.Ул вакытта авылда башлангыч класслары гына булган. Ниндидер сәбәпләр аркасында ул мәктәп янып, белемне я мәчеттә, я детдомда дәвам иткәннәр. Рауза апа 7 еллык белемне Керәнле авылында тәмамлаган.
1947 нче елны әнисе авырып үлгән. Мәктәптән соң амбарда хисабчы, почтада почтальон, ә аннары фермада сыерлар сауган, сөт җитештерү буенча 1 нче урыннарда барган. 1955 нче елда Үзбәкстан Республикасы Ташкент шәһәренә кияүгә чыгып киткән. 3 бала табып үстергән.
Хәзерге тормыштан бик канәгать. Киләчәк буынга әйтәсе килгән сүзе: тырышып эшләргә, әти-әнине хөрмәт итәргә. Илебездә сугышлар булмасын, бер-беребезнең кадерен белеп таза-сау, бар булганына сөенеп, тынычлыкта яшәргә язсын.