ШАҺИӘХМӘТОВ ӘХМӘДУЛЛА КӘРИМУЛЛА УЛЫ
1923 елның 29 гыйнварында Әлки районының Яңа Алпар авылында туа. Бик яшьли әнисез калып,Әхмәдулла балачактан ук Казанда “хезмәт университетлары” уза. Хатыны вафат булгач, әтиләре балалары белән бирегә күчеп килгән була.
1942 елда фронтка киткәнче, егет берничә ел Казан авиация заводында (хәзер Казан авиация җитештерү берләшмәсе) эшләргә өлгерә, биредә слесарь һөнәренә өйрәнә. Шаһиәхмәтовның дошманга каршы ничек көрәшүен аның сугышчан бүләкләре раслый. Ул фронттан өч “Батырлык өчен” медале һәм Кызыл Йолдыз ордены тагып кайта. Батыр сугышчы утка чорналган Сталинградта була, илебезнең бик күп шәһәр һәм авылларын азат итүдә катнаша,Будапешттан гитлерчыларны куганда кыюлык күрсәтә...
1947 елда хәрби хезмәттән кайткач,Әхмәдулла Кәримулла улы Казандагы 2 нче ТЭЦ ка эшәкә керә. Ул биредә 45 ел эшли, бөтен гомерен намуслы хезмәткә багышлый. Котельный цехы слесаре, пар казаны машинисты, котельный цехында смена башлыгы, пар казаны-турбина цехының насос җайланмалары машинисты вазифаларын башкара.
Ул үзләштергән һөнәрләрнең исемнәрендәге чиратлашу да җылылык-электр үзәгендәге (ТЭЦ) фәнни-техник үсеш турында сөйли. Ягулык өчен мазутның газга алмашынуы, пар казаны-турбиналарның үзәкләштерелгән идарәгә күчерелүе... Техник яктан камилләшү, билгеле,персоналдан үзенең квалификациясен даими рәвештә күтәрүне таләп итә. Һәм Әхмәдулла Кәримулла улы да укый, үзенең белемен даими рәвештә арттыра, өстәмә белгечлекләргә өйрәнә. Бу аңа бик күп вазифаларны намус белән башкарырга ярдәм итә. Хезмәт алдынгысының портреты башта 2 нче ТЭЦ, аннары “Татэнерго” берләшмәсенең Мактау тактасында озак еллар булуы һич тә очраклы түгел, билгеле. 1953 елда аның күкрәген “Хезмәттәге батырлык өчен” медале дә бизи.
ҮП бишьеллык (1959-1965) план заданияләрен үтәүгә керткән зур өлеш өчен, Әхмәдулла Кәримулла улы Шаһиәхмәтовка 1966 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.